Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иҗтимагый совет гаепләнүчеләр камерасын тикшерде

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Чирмешәндәге полиция бүлеге бинасында урнашкан "изоляторны" карап чыккач, мондагы шартларны яхшы дип тапты. Җинаять кылуда гаепләнүче, шикле гражданнарны һәм административ тәртиптә тоткарланган гражданнарны мәҗбүри рәвештә тоту урынында аларның законлы хокуклары катгый үтәлергә тиеш. Билгеле, тимер ишекләр артындагылар - шикле гражданнар үзләре...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Чирмешәндәге полиция бүлеге бинасында урнашкан "изоляторны" карап чыккач, мондагы шартларны яхшы дип тапты.


Җинаять кылуда гаепләнүче, шикле гражданнарны һәм административ тәртиптә тоткарланган гражданнарны мәҗбүри рәвештә тоту урынында аларның законлы хокуклары катгый үтәлергә тиеш.

Билгеле, тимер ишекләр артындагылар - шикле гражданнар үзләре дә законга буйсынырга мәҗбүр. Иртән алты сәгатьтә торасың, кичке унда ятасың, камерадан үз теләгең белән чыга алмыйсың, син иректә түгел.

Яхшы булса да, камераларга керергә язмасын. Тәртипле халыкка мондый куркыныч янамый, әмма, шиккә алынып та, ялгыш та рәшәткәле, кысан бүлмәгә эләгүдән һичкем якланмаган.

Иҗтимагый совет әгъзалары танышкан тәүге камерада өч кеше - вакытлыча тоткарланучылар утыра. Биредә булуларына үзләре гаепле - хулиганлык гамәлләре кылганнар. Дөньядан аерылып, командаларга буйсынып яшәү рәхәт түгел инде, моны үзләре дә әйтеп тора.

Муниципальара бүлек җитәкчесе Фаяс Минһаҗев әйтүенчә, мәҗбүри рәвештә тоткарланган, җинаять кылуда шикле, административ җәза үтүче гражданнарны көненә өч тапкыр ашаталар, камераларда бәдрәф, су да бар. Янәшәдә кухня, күрешү бүлмәләре дә ясалган. Камералар тәүлек әйләнәсе видеокүзәтүдә.

Тоткарлануга дучар булганнарны үзләренең теләгеннән башка ниндидер эшкә җәлеп итү тыела, диделәр. Исерекләргә биредә урын юк, хәзер полиция биналарында айныткычлар калмаган, бу "вәкаләтләр" медицина учреждениеләрендә.

Полиция җитәкчелеге халык белән тыгыз элемтәдә дияргә мөмкин. Гражданнарны кабул итү көннәре билгеләнгән, теге яки бу эш турында даими отчет тоталар, төрле күмәк чараларда: җыеннарда, очрашуларда, бәйрәмнәрдә дә актив катнашалар.

Иҗтимагый совет тәкъдиме белән "ышаныч тартмасы" да куелган. Муниципальара бүлек эшенә, аерым сотрудниклар тәртибенә карата сорауларны һәм тәкъдимнәрне белдереп, шушы тартмага салып була.

- Елның беренче кварталы нәтиҗәләре былтыргыдан күпкә яхшырак, полициягә җитди дәгъвалар юк, - диде муниципальара бүлек каршындагы иҗтимагый совет рәисе, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Әле тагын җыелып, күрсәткечләрне кабат һәм җентекләп анализлыйбыз.

Әмир Сәлим улы бүлек җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү вакытында да катнаша. Киләчәктә дә бу практика дәвам итәчәк.

Иҗтимагый советының инде өченче утырышында Яңа Чишмә районыннан да вәкилләр - совет әгъзалары катнашты. Ел азагына кадәр, мондый утырышларның берсен Яңа Чишмәдә үткәрергә килешенде.

Полицейскийларны алда зур эшләр көтә - төп вазифаларыннан тыш, аларның сизелерлек өлеше казанда узачак Универсиадада тәртип саклауга барачак. Монда калучылар исә тагын да уяу булырга тиеш. Хәер, бу таләп закон сагында торучылар өчен бер дә үзгәрми.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Чирмешән” муниципальара бүлеге