Иске Кади фермасыннан 11 пластик тәрәзә урлаганнар
9нан 15 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгыннан белештек. Коткаручылар 12 декабрьдә булган юл-транспорт һәлакәтенә барганнар.
02 9нан 15 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүче автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 5 административ беркетмә төзегәннәр.
Билгесез кеше, санлы электрон имза кулланып, Иске Элмәле авылы кешесе исеменә юридик зат рәсмиләштергән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук әлегә билгесез кешеләр Иске Кади авылы янындагы фермадан унбер пластик тәрәзә урлаганнар. Тикшерү бара.
Иске Үтәмеш авылы кешесенә, үзе белән яшәүче хатын-кызга кул күтәргән өчен, җавап бирергә туры киләчәк.
03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның биш очрагы теркәлгән. Көнкүрештә имгәнү алу, алкогольдән агулану очраклары булган. күпчелек очракта “Ашыгыч ярдәм”не хроник авырулар чакырган.
04 Шимбә һәм якшәмбе көннәрне район газ хезмәте хезмәткәрләре 49 заявка үтәгәннәр. Алар газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев