Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Интернет аша сигаретка заказ биргән Чирмешән кешесенә шикәр комы килгән

01 Янгын-коткару хезмәткәрләре өчен гыйнвар аеның икенче атнасы тыныч узган. Без бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 8 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр 21 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк,...

01 Янгын-коткару хезмәткәрләре өчен гыйнвар аеның икенче атнасы тыныч узган. Без бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 8 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр 21 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 23 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк, аварияләр барысы да - матди зыян белән. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаганнар, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Полиция бүлекчәсенә Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыздан гариза кергән. Ул Интернет аша сигаретка заказ бирә, тик аңа шикәр комы җибәрәләр, матди зыян - 6 мең сумнан күбрәк. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Чирмешәннән икенче бер хатын-кыз 2017 елның апрель аенда 650 мең сумга торак йорт һәм җир участогы сатып ала, тик сату-алу килешүе шартларын тулысынча үтәми. Ул 250 мең сум бурычын түләп бетермәгән.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 35 чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге йөрәк, кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр янына. 4 кеше ОРВИ белән чирләгән, көнкүрештә җәрәхәт алуның берничә очрагы булган.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм ремонтлау буенча 37 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон шикәр комы килгән Чирмешән кешесенә сигаретка заказ биргәнъ Интернет аша