Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Эчүчелек – угрылыкка юл

    Агымдагы елның беренче яртысында район территориясендә 72 җинаять теркәлгән, шуларның 32се - урлашулар. Үткән елгы белән чагыштырганда, әлеге чорда тулаем җинаятьләрнең саны бишкә, ә урлашулар сигезгә азайган булса да, хокук саклау органнарына милеккә каршы җинаятьләрне кисәтү буенча тагын да нәтиҗәле эш алып барырга кирәк. Ел саен район хуҗалыклары фермаларыннан терлекләр...

    Агымдагы елның беренче яртысында район территориясендә 72 җинаять теркәлгән, шуларның 32се - урлашулар.

    Үткән елгы белән чагыштырганда, әлеге чорда тулаем җинаятьләрнең саны бишкә, ә урлашулар сигезгә азайган булса да, хокук саклау органнарына милеккә каршы җинаятьләрне кисәтү буенча тагын да нәтиҗәле эш алып барырга кирәк.
    Ел саен район хуҗалыклары фермаларыннан терлекләр югалу фактлары теркәлә. Бу хәл белән килешергә ярамый, хуҗалыклар җитәкчеләре бу мәсьәләгә җаваплы якын килергә, үз мөлкәтләренең сакланышын тәэмин итү буенча конкрет чаралар күрергә бурычлы.
    Үткән яртыеллыкта иң күп җинаять (29) Чирмешән авыл җирлеге территориясендә теркәлгән һәм шуларның 12се - урлашу. Яңа Кади авыл җирлегендә җинаятьләр саны - 8, Лашманда - 6, Яңа Элмәле белән Мордва Афонькәсендә - 5әр.
    Район буенча авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, шулай ук шәхескә каршы җинаятьләрне ачу 100 процент булса, милеккә каршы кылган начар гамәлләрне ачу 78,7 проценттан 65,9 процентка төшкән.
    Җинаятьләрнең күбесен җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручы, аек булмаган хәлдәге кешеләр кылуын, яки андыйлар спиртлы эчемлекләрне алу максатында эшләнгән булуын исәпкә алып, хокук саклау органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы максатчан эш алып баралар. Быел сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч алкоголь продукциясен сатуның ике факты буенча җинаять эше кузгатылды. Ләкин шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу эштә җирле үзидарә органнарының ярдәме зур түгел. Авыл җирлекләре башлыкларына спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүчеләргә каршы көрәштә күбрәк принципиальлек күрсәтергә кирәк.
    Хокук тәртибен бозуның иң киң таралган төре - җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану һәм аек булмаган хәлдә күренү. Беренче яртыеллыкта мондый тәртипсезлек өчен 354 кеше җаваплылыкка тартылды (былтыр шул чорда - 262).
    Киләчәктә дә җинаятьчелекне административ хокукый чаралар белән кисәтү максатында, эчүчелек белән шөгыльләнеп, җәмәгать тәртибен бозучыларга карата без күз йомарга тиеш түгел.
    Рим Сөнгатуллин,
    район прокуроры.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: