Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы суды исерек килеш машина йөртүчегә карата карар чыгарды

Югары Чегодайда яшәүче Ефим Мусинны автоинспекторлар төнге якта Лениногорск – Чирмешән юлында туктаталар, аңарда алкогольле эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән.

Мусин суд утырышына килмәгән, әмма әлеге факт аны җаваплылыктан азат итми. Суд Мусинга, исерек килеш автомобиль руле артына утырган өчен, 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев