Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләргә интернеттагы "бай" мошенникларга ышанмаска киңәш итәләр

Күп еллар узса да, Сергей Мавродиның миллионлаган кеше алдаган “МММ” компаниясен әле хәзер дә оныта алмыйдыр. Инде безнең халык башка мондый “кармакка” эләкмәс, финанс пирамидалары белән эш итмәскә тиеш иде кебек. Юк шул, һаман да җиңел акча кызыктыра.

“Кэшбери”, “Меркурий глобал”, “Феникс трейд”, Tokenizer, Full Relax, Суперкопилка, PlatinCoin, Alpha Cash, First National Group, Ini Mark, MaxiMarkets, Eobot, Bit Points, Cap EX24, Loany 24, Вдолг.ру – болар барысы да соңгы вакытта халык арасында популяр булган компанияләр, виртуаль финанс пирамидалары.

Бүген финанс пирамидалары, аларны әле тагын хайп проектлар  дип тә атыйлар, мошенниклыкның бер төре,  интернет челтәрендә киң колач җәяләр. Югары керем бирүче инвестиция фондларына охшаган, җитди компания артына яшеренгән  алдау проектларының берничә төре бар икән. Кайберәүләре берничә ел, көненә 5 – 50 процентка кадәр керем вәгъдә итүче, бер айга якын яисә берничә көн генә  эшләүче компанияләр дә була. Аларның күпчелеге чит илләрдә теркәлгән.

-Гражданнар, рекламага ышанып, бу компанияләргә акчаларын салалар һәм аларның шәхси кабинетларындагы счетларына, янәсе процентлар өстәлә бара, кайберәүләргә берникадәр сумма түләнә.   Алар  проектта яңа катнашучыларның акчаларыннан алына. Әлеге компанияләрнең рәсми сайтларында акча отышлы инвестицияләр исәбенә  керә, дип күрсәтелгән булырга мөмкин,   - ди район полиция бүлекчәсенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш юнәлешенең өлкән оперуполномоченные Иван Пешков. – Кулланучыларга бернинди дә документ бирелми, килешү интернет аша гына төзелә. Компанияләр ябылгач, алар юкка чыга.  Районда да, соңгы вакытта ишетеп беләбез, зур кредитлар алып финанс пирамидаларында катнашучылар бар. Әлегә кадәр, дөрес,  безгә бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Әмма шәһәрләрдә хокук сакчыларына законсыз финанс операцияләре очраклары, шул исәптән “финанс пирамидалары” белән еш эш итәргә туры килә. Райондашларыбызны кабат кисәтәсе килә:  җиңел табыш артыннан куып, бер минутта барлык тупланган акчаны югалтырга мөмкин. Бу акчаларны кире кайтарып булмау ихтималы бик зур.

фото pixabay.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев