Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлегә кунакка килүчеләр хуҗаны өеннән куып чыгарганнар

Чирмешәндә яшәүче берәү янына ике иптәше килеп, хуҗага үтерү белән янаганнар һәм аны өеннән куып чыгарганнар. Хәзер әлеге хәлне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Гомумән, 25-31 мартта район полиция бүлегенең кизү частенда 23 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары 27 административ беркетмә төзегән.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаган.

“Контроль сатып алу” оператив эзләү чарасы кысаларында полиция хезмәткәрләре көмешкә саткан Чирмешән кешесен “эләктергәннәр”. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Урманасты Үтәмеш авылы хатын-кызы үзенә кул күтәргән авылдаш ир-атны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев