Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге суыклар тәртип бозучыларны да “тынычландырган“

    18-24 февральдә район полиция бүлегенең кизү частенда 13 хәбәр кабул иткәннәр – бу гыйнварның уртача атналык һәм февральнең беренче яртысы күрсәткечләреннән ике тапкырга кимрәк.

    Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозунын 52 очрагы ачыкланган.

    Полициянең участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегәннәр.

    Реклама

    Коронавирус инфекциясен кисәтү максатындагы рейдлар вакытында, бер атнада 14 хокук бозу теркәлгән, гаеплеләргә карата беркетмәләр төзелгән.

    Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: