Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшүсмергә электрон сигарет саткан эшмәкәргә җәза биреләчәк

Чирмешәндә бер эшмәкәрнең яшүсмер кызга 350 сумлык электрон сигарет сатуы ачыкланган. Хәзер аңа әлеге гамәле өчен закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Гомумән, 10-16 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 14 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 57 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатындагы рейдлар барышында, полиция хезмәткәрләре кагыйдәләрне бозуның 14 очрагын ачыклаганнар һәм беркетмәләр төзегәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев