Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшәүче ир-ат табылган янчыктан акча үзләштергән

Район үзәгендә яшәүче берәү кибет янында акча, банк картасы һәм документлар белән акча янчыгы тапкан һәм үзенә алган. Хәзер аңа урлау өчен җавап бирергә туры киләчәк. Янчык тапкан әлеге ир-атны вакыйга урынына барган полиция хезмәткәрләре ачыклаган.

Гомумән, 10-16 июнь көннәрендә район полиция бүлегендә 36 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесендә дә зыян күрүчеләр бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз полициягә үзенең банк картасыннан акча урлануы хакында хәбәр иткән. Ивашкино авылында яшәүче хатын-кыз да аның банк картасы белән 1400 сумга якын товар сатып алган билгесез затны җаваплылыкка тартуны үтенгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның  Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X