Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә өй түбәсенә һәм мунчага ут капкан

31 сентябрьдән  - 6 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән, өч җинаять эше кузгатылган.

01 Октябрь аеның тәүге атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тынычсыз булган.

Әйтик, 5 октябрь көнне район үзәгенең больница шәһәрчегендәге бер йортның түбәсенә ут капкан. Янгынга җәелергә ирек бирмәгәннәр.

6 октябрь көнне янгын сүндерүчеләрне, Иске Үтәмештә абзар яна дип, чакыртканнар. Хәбәр ялган булып чыга.

135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте коткаручыларына Чирмешән - Яңа Элмәле авыллары арасында, “туры юлда” булган юл-транспорт һәлакәтенә барганнар. Анда машина йөртүче – Лениногорск районы кешесе һәлак булган.

6 нан 7 октябрьгә каршы төндә Чирмешәннең Мәктәп урамында мунча янган. Ут корылманың түбәсенә, верандасына зыян сала. Янгын төзек булмаган электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлана.

02 31 сентябрьдән  - 6 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән, өч җинаять эше кузгатылган.

Районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы ачыкланган.

Чирмешәннән берәүнең хатынына һәм балигъ булмаган  балаларына карата хулиганлык гамәлләре кылуы хакында телефоннан шылтыратып хәбәр иткәннәр.

Казанка авылы клубы янында шушы авыл кешесенә исерек хәлдә кул күтәреп тән җәрәхәтләре ясаган чирмешәнлегә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен тәүлегенә уртача 37 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт белгечләре янгыннарга һәм юл һәлакәтенә дә чыгарга туры килгән.

Гадәттәгечә, йөрәк һәм кан басымы чирләреннән интегүчеләр еш ярдәм сораган. Бакча эшләрендә имгәнү алучылар да бар.

04 Газчылар узган атнада 38 заявка үтәгәннәр. Халык, нигездә, олырак буын вәкилләре слесарьларны газ мичләрен кабызып, көйләп җибәрү өчен еш чакырганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев