Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә урланган телефон тугыз айдан соң табыла

Берәүнең эш урынында урланган кесә телефонын, полиция хезмәткәрләре тугыз айдан табып, хуҗасына кайтарып бирәләр. Бүген кесә телефоны иң еш урлана торган әйберләр исемлегенә керә. Чирмешән полиция бүлекчәсендә дә телефон югалу турында хәбәрләр еш теркәлә икән. 2015нче елны нефтьчеләр оешмасында җыештыручы булып эшләүче бер якташыбыздан телефонын урлау турында гариза кергән. Кыйммәтле...

Берәүнең эш урынында урланган кесә телефонын, полиция хезмәткәрләре тугыз айдан табып, хуҗасына кайтарып бирәләр.

Бүген кесә телефоны иң еш урлана торган әйберләр исемлегенә керә. Чирмешән полиция бүлекчәсендә дә телефон югалу турында хәбәрләр еш теркәлә икән.
2015нче елны нефтьчеләр оешмасында җыештыручы булып эшләүче бер якташыбыздан телефонын урлау турында гариза кергән. Кыйммәтле аппаратны ул эш урынында берникадәр вакытка күзәтүсез калдыра, бераздан әйләнеп килсә, телефоннан җилләр искән була. Мөгаен, хуҗасы телефон табылыр дип өметләнмәгәндер дә. Тугыз ай вакыт уза. Тикшерү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре каракны ачыклый һәм тоткарлый. Ул шунда ук эшләүче кеше булып чыга.
-Урланган телефоннарны эзләү буенча максатчан эш алып барыла, - ди Чирмешән полиция бүлекчәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Хәлил Шарапов. - Шулай да якташларыбызга игътибарлы булырга, кәрәзле телефоннарын теләсә кайда калдырып йөрмәскә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы урланган телефон телефон табыла