Чирмешәндә урланган телефон тугыз айдан соң табыла
Берәүнең эш урынында урланган кесә телефонын, полиция хезмәткәрләре тугыз айдан табып, хуҗасына кайтарып бирәләр.
Бүген кесә телефоны иң еш урлана торган әйберләр исемлегенә керә. Чирмешән полиция бүлекчәсендә дә телефон югалу турында хәбәрләр еш теркәлә икән.
2015нче елны нефтьчеләр оешмасында җыештыручы булып эшләүче бер якташыбыздан телефонын урлау турында гариза кергән. Кыйммәтле...