Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә кабер чардуганы урлаганнар

27 июньнән 3 июльгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 6 хәбәр кабул ителгән. Шул чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Узган атнада район юлларында 3 юл-транспорт һәлакате теркәлгән – барысы да матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Июнь ае ахырында, билгесез адәмнәр крестьян-фермер хуҗалыгының Яңа Элмәле авылы яныннан ерак түгел торган вагоныннан 2 аккумулятор урлаганнар, матди зыян күләме 20 мең сум. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Чирмешәндә берәү район үзәгендәге яңа христиан зиратында улы кабере өстендәге чардуганның урлануы хакында полициягә мөрәҗәгать иткән, әти кеше вандалларны табып җәзага тартуны үтенә.

Полициянең участок уполномоченныйлары бер атнада 6 административ беркетмә төзегән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев