Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер яшүсмер, сугышып, кулын сындырган

Кичке буйда полициягә, ГЛОНАСС системасы аша, район үзәгендәге “Пятерочка” кибете янында кулын сындырган 17 яшьлек егет хакында хәбәр итәләр. Тикшерә торгач, аның сугышып биртелүе ачыкланган. Әлеге уңайдан тикшерү дәвам итә.

Гомумән, 8-14 апрельдә район полиция бүлегендә 21 хәбәр кабул ителгән. Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләре хокук бозулар белән бәйле 30 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән, 2 юл-транспорт һәлакәте булган –аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы ачыкланган.

Якты Тау авылыннан бер хатын-кыз үзенә карата хулиганлык гамәлләре кылган авылдашын җаваплылыкка тартуны үтенеп полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясен профилактикалау белән бәйле рейдлар вакытында кагыйдәләр бозуның 15 очрагына тап булганнар һәм беркетмәләр төзегәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев