Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә “астан“ сатучыларны штрафлар гына өркетми

Чирмешәннең Октябрьская урамында яшәүче М.ны өеннән аракы саткан вакытта "тотканнар". Ул Казахстанда җитештерелгән хәмернең шешәсен 200 сумнан урнаштыра. Әлеге сәүдәгәрнең йортыннан полиция хезмәткәрләре шундый тагын 3 шешә алкоголь продукциясе алган. Бу кәсепкә быел керешкән шушы зат хәзер 1000 сум тирәсе күләмендә штраф түләргә тиеш була. Ә, гомумән, районда быел 11...

Чирмешәннең Октябрьская урамында яшәүче М.ны өеннән аракы саткан вакытта "тотканнар". Ул Казахстанда җитештерелгән хәмернең шешәсен 200 сумнан урнаштыра.


Әлеге сәүдәгәрнең йортыннан полиция хезмәткәрләре шундый тагын 3 шешә алкоголь продукциясе алган. Бу кәсепкә быел керешкән шушы зат хәзер 1000 сум тирәсе күләмендә штраф түләргә тиеш була. Ә, гомумән, районда быел 11 айда "астан" сатуга әзерләнгән 1200 литрлап исерткеч алынган (былтыр 12-15 литр чамасы).

-Башка районнардагы хезмәттәшләр белән дә сөйләшәбез. Мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләргә карата закон йомшак. Волокитасы күп, эффекты аз,- ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең икътисадый һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәш төркеменең өлкән инспекторы Хәлил Шарапов. -Дәүләт Думасында депутатлар шушы җәзаларны кырыслату хакында сөйләшәләр дип ишеттем. Бу бик кирәк. Югыйсә, 20шәр ел "астан" аракы сатып ятучылар бар бит. Алар бернинди салым түләми. Нинди генә продукция сатмый. Штрафын түли дә, шул кәсебен дәвам итә.

Инспектор әйтүенчә, легаль булмаган аракыны элек Кавказдан ташысалар, быелларда ул Казахстаннан күп керә. 2014 елның 11 аенда өйдән законсыз сатылучы продукциянең яртысыннан артыгы - 580 литры шушы исерткеч. Имеш, аның бер өлешен Кытайда ук җитештерәләр, диләр. Безнең сәүдәгәрләр бу аракының шешәсен 80 сумнан күмәртәләп алып, 200 сумга сатып кесә калынайта. Медицина максатында кулланылучы этил спиртының 100 миллилитрлы кечкенә флаконнарны исә 7-8 сумнан алып 40 сумга ук "тондыралар". Кайберәүләр кулларга, тәнгә сөртә торган төнәтмә, настойкалар эчеп рәхәтләнә. Исәнлекне кем уйлаган әле аны...

-Рөхсәтсез спиртлы эчемлек сатучылар район үзәгендә, Түбән Кәминкәдә, Иске һәм Яңа Элмәледә, Күтәмәдә күп. Ә менә кайчандыр бу яктан дан тоткан Утыз Имәндә андыйлар, шөкер, бераз азайды. Аракы сатучыларны яхшы сүз, тәрбия белән генә үзгәртеп булмый, кабатлап әйтәм, җәзалар кырысланырга тиеш. Бу штрафлар гына аларны өркетми, - ди Хәлил Шарапов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон аракы