Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә акылга зәгыйфь кеше бер ир-атны үтергән

РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 9 июньдә, якынча көндезге сәгать берләрдә, Чирмешән авылыннан ерак түгел бер ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Суд медицинасы экспертизасы күрсәткәнчә, Удмуртиянең Глазов шәһәрендә туып-үскән 56 яшьлек әлеге кеше муенындагы һәм күз тирәсендәге  кадалган-киселгән яралардан үлгән.

Үтерүдә шикләнелүче затны ачыклаганнар, ул Бөгелмәдә туып үскән, 25 яшьлек - акылга зәгыйфь 2 төркем инвалид.

Тоткарланучы аңлатуынча, аның белән зыян күрүче арасында, Зур Чирмешән елгасы ярында низаг чыккан. Һәм ул аңа берничә тапкыр таяк һәм шешә кыйпылчыгы белән тәненең төрле өлешләренә суккан.

Җинаять кылуга катнашы булуын ул тулысынча таныган.

Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X