Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән юлларында бер атна эчендә аек булмаган өч машина йөртүче тоткарланган

Май бәйрәмнәре алдыннан транспорт чаралары белән исерек килеш идарә итеп тоткарланган өч шоферга катгый җәза яный.

21-28 апрельдә район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 28 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагы ачыкланган.

Чирмешән кешесе хуҗалыгыннан төзелеш баскычлары - “лесалар” юкка чыккан. Баксаң, алар Геройлар аллеясына таба «аякланган”, анда ремонт эшләре бара. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне тикшерә.

Ивашкино авылы кешесенә, үз авылдашына тән җәрәхәтләре ясаган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Иске Үтәмеш авылында яшәүче билгесез кешеләр төнлә «Лада Калина» автомобиленең ике тәгәрмәченә зыян салганнар. Тикшерү бара.

25 апрельдән 5 июньгә кадәр полиция хезмәткәрләре тарафыннан «Нерест» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев