Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә Лашман авылыннан бер хатын-кызның гомере өзелгән

Узган атнада район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның берсе фаҗигале төгәлләнә - җәяүле хатын-кызның гомере өзелә.

ЮХИДИ инспекторлары һәм полиция уполномоченныйлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 81 очрагын ачыклаганнар, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Иске Элмәле авылыннан берәү үзен кыйнаган Әккәрәй кешесен җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язган. Шундыйрак эчтәлектәге гариза Күтәмә авылы гражданиныннан да кабул ителгән.

Билгесез кешеләр Урманасты Үтәмеш авылындагы бер йорттан циркуляр пычкысы урлап чыкканнар. Матди зыян күләме 2500 сум.

Гомумән, узган атнада район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 28 хәбәр кабул иткәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев