30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр теркәлгән.
01 2019 елның соңгы атнасында һәм яңа елның беренче декадасында янгын сүндерүчеләргә ут бәла-казалары белән бәйле хәбәрләр булмаган. Дөрес, коткаручыларга юл-транспорт һәлакәте булган урынга барырга туры килгән. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыкларыннан белештек.
02 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр теркәлгән.
Бүлекчә штабы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре районда бәла-казасыз үтте, дип хәбәр итә.
Полициянең участок уполномоченныйлары 2 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында матди зыян белән биш юл-транспорт һәлакәте булган – икесендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Бер урлау очрагы теркәлгән – караклар Чирмешән кешесенең КамАЗ автомашиналарындагы ике аккумуляторга кызыкканнар, матди зыян күләме – 20 мең сум. Район үзәгендәге “Квартал” кибетенә кереп, исерек хәлдә тавыш чыгарган бер ир-атны җаваплылыкка тартачаклар.
03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 38 тапкыр чакыртканнар. Өч кеше көнкүрештә имгәнү алган, ОРВИ белән авыруның 7 очрагы ачыкланган, берәү үз-үзенә кул салырга маташкан.
Яңа елның беренче атнасында 4 инсульт очрагы булган.
04 1-13 гыйнварда район газ хезмәте белгечләре 48 заявка үтәгәннәр. Слесарьларны газ исе килү, газ плитәләрен көйләү, төзәтү уңаеннан чакыртканнар.
фото: архив
Нет комментариев