Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында терлек югалу очраклары ешайган

1 нән 7 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр теркәлгән.

01 Октябрь аеның беренче атнасында 135нче янгын частена һәм 73 нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле хәвефле хәбәрләр кермәгән. Ут сүндерүчеләр авария урынына барганнар.

02 1 нән 7 октябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр теркәлгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 4 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән , берсендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган, икесе матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 83 очрагы ачыкланган.

Соңгы вакытта терлек урлау очраклары ешайган. Бәркәтә авылында берәүнең сараеннан ике сарык урлаганнар, Саминовка янындагы көтүлектән шул авыл кешеләренең сыеры , ә Тукай поселогында бер хуҗалыктан дүрт сарык “юкка чыккан”. “Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсенең җәйге лагеры территорисеннән билгесез затлар - ике бозау, “Үтәмеш АГРО” җәмгыяте фермасыннан ат урлаганнар.

Светлогорск урманчылыгында билгесез кешеләр поши атканнар. Браконьерларны ачыклау буенча эш бара.

03 Шимбә – якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 34 чакырту һәм 15 мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова сүзләре буенча, күпчелек чакыртулар йөрәк-тамыр авырулы кешеләр янына булган, ике тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә дә чыгарга туры килгән. ОРВИның дүрт очрагы теркәлгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү буенча бер атнада 36 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомзров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев