Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозучыларга 670 мең сум штраф салганнар

Узып баручы ел башыннан, коронавируска каршы рейдлар барышында, полиция хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозуның 493 очрагын ачыклаган, гаеплеләргә барлыгы 670 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелгән. Андый рейд чаралары 2021 елда да дәвам итәчәк.

22-29 декабрьдә Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегендә 28 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары 10 административ беркетмә төзегән.

Район юлларында 7 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы ачыкланган.

“Витязь” сак хезмәте хезмәткәрләре Сосновка авылы янында торба урларга маташкан өч ир-атны тоткарлаган. Тикшерү бара.

2020 елның 12 аенда район полиция бүлекчәсендә 1649 хәбәр теркәлгән – былтыргы шул чорда 190га кимрәк.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев