Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында машина йөртүче хатын-кызга карата җинаять эше ачканнар

Автотранспорт чарасы йөртүдән мәхрүм ителгән бер райондашыбыз – хатын-кыз узган атнада автомашина белән аек булмаган хәлдә идарә итеп тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатканнар.

Гомумән, 15-20 апрельдә район полиция бүлегенең кизү частенда 24 хәбәр кабул ителгән. Полициянең участок уполномоченныйлары 11 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, анда имгәнүчеләр юк.

Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 57 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Ивашкино авылы кешесе үз өендә аны кыйнаган һәм үтерү белән янаган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Полиция хезмәткәрләре ирле-хатынлы бер парны сүгенеп кимсеткән Чирмешән кешесенә карата административ беркетмә төзегән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев