Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында газ баллоны шартлап, бер кеше һәлак булган

5 майда Чирмешәндә шәхси эшмәкәр “Моксинов”ның машиналар юу сервисы территориясендә, металл калдыклары да саклана торган склад янәшәсендә газ баллоны шартлап, Шешминка авылында туып үскән Сергей Лаврентьев һәлак булган. Фаҗиганең сәбәбе - куркынычсызлык техникасы таләпләрен тупас бозу. районара Лениногорск тикшерү бүлеге әлеге хәл уңаеннан җинаять эше кузгалткан.

Гомумән, 29 апрельдән 5 майга кадәр район полиция бүлегенең дежур частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 14 административ беркетмә төзелгән.

ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 55 очрагын ачыклаган. Юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

Билгесез кешеләр Иске Котыш авылы янындагы нефть скважиналары яныннан кабель урлаганнар.

Чирмешәндә яшәүче берәү үзенең паспортын, “Саклык банкы” пенсия картасын һәм кесә телефонын алган апасына карата чара күрүне үтенә. Ә Урманасты Үтәмеш авылыннан бер хатын-кыз, “швабра белән коралланып, аңа һөҗүм иткән” авылдашынннан зарланган. Бу хәбәрләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев