Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында елның тәүге өч аенда 34 җинаять теркәлгән

2021 елның беренче кварталында районда 34 җинаять кылу теркәлгән, бу - былтыргы шул чор белән чагыштырганда икегә кимрәк.

1-7 апрельдә исә район полиция бүлегенең кизү частенда 16 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары 17 административ беркетмә төзегән.

Апрель аеның тәүге атнасында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.

Чирмешән кешесе интернеттагы социаль челтәрләрдә үзен кимсеткән комментарийлар язучы һәм халыкны үзенә каршы котыртучы авылдашын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Коронавирус чирен профилактикалау максатындагы рейдлар барышында полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозуның 15 очрагын ачыклаганнар һәм беркетмәләр төзегәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев