Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер кешенең иреген чикләгәннәр

Бүген, хөкем ителгән 36 райондашыбыз Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү Лениногорск районы филиалында исәптә тора.

Бер гражданинның исәпкә куелып өч ай вакыт узгач кабат хокук бозуы ачыкланган. Җәзаларны үтәтү инспекциясе аша агымдагы елның өч аенда иректән мәхрүм ителмичә җәза һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән 40 кешенең эше каралган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 2 кешегә кимрәк.

-Инспекциядә исәптә торучы, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең икесенә өстәмә бурычлар йөкләнде, хөкем ителгән өч кешенең сынау срогы озайтылды, бер гражданның хөкеме иреген чикләүгә алмаштырылды, бер кеше мәҗбүри эшләргә җәлеп ителде, - ди инспекциянең райондагы филиалы инспекторы Фәһим Минапов.

Инспекция район полициясе хезмәткәрләре белән берлектә уздырган “Условник” профилактик операциясе барышында шартлы рәвештә хөкем ителгән бер гражданинның җәмәгать тәртибен бозуы ачыкланган. Шул сәбәпле аңа шартлы хөкем ителүне бетерү турында язма кисәтү чыгарылган һәм өстәмә бурыч йөкләү турында судка күрсәтмә әзерләнгән.

фото: Фәһим Минапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X