Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике кеше Үзбәкстан гражданнарын ялган рәвештә теркәткәннәр

01 24 март көнне Бәркәтә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. "Кызыл әтәч"не шушы авыл ут сүндерүчеләре "җиңгән". Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частена һәм ПСЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына мондый бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган. 02 19-25 мартта район полиция бүлекчәсендә 15 хәбәр кабул ителгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 8...

01 24 март көнне Бәркәтә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. "Кызыл әтәч"не шушы авыл ут сүндерүчеләре "җиңгән". Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү частена һәм ПСЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына мондый бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган.

02 19-25 мартта район полиция бүлекчәсендә 15 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 8 административ беркетмә төзегәннәр.

Матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 55 кешене ачыклаганнар.

Әлеге адрес буенча яшәмәячәкләрен белә торып, Үзбәкстан гражданнарын ялган рәвештә учетка куйдырткан Күтәмә һәм Әккәрәй авылы гражданнары җинаять җаваплылыгына тартыла.

Иске Кади авылында яшәүче берәүдән, үзенә әйтмичә, паспорт нөсхәсен файдаланып, кредит теркәткән өчен, бергә торучы хатын-кызны җаваплылыкка тартуны сорап гариза кергән.

03 Ашыгыч медицина ярдәмендә үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә 33 чакырту теркәлгән. Фельдшер Пелагея Квакова әйтүенчә, соңгы вакытта ОРВИ белән авыручылар саны арткан: ике көн эчендә тән температуралары күтәрелгән балалар һәм олылар янына 10 тапкыр барырга туры килгән. Медицина хезмәткәрләренә, һәрвакыттагыча, кан басымнары күтәрелгән кешеләр еш мөрәҗәгать итә.

04 Бер атнада газ хезмәткәрләре газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 34 заявка үтәгәннәр. Слесарьлар бу көннәрдә Югары Кәминкә, Бәркәтә, Югары Кармалка авылларында газ җиһазларының техник торышын тикшерә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында теркәткәәннәр гражданнарын ялган ялган рәвештә ике кеше Үзбәкстан