Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике кеше законсыз алкоголь саткан өчен җавап бирәчәк

01 18 февраль көнне 135нче янгын часте һәм Ульяновка авылы янгын-коткару хезмәткәрләре Яңа Элмәле авылында янган мунча сүндерергә барганнар. Күтәмәдәге ПСЧ-73 аерым постына хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 12 февральдән 18 февральгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 22 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 3...

01 18 февраль көнне 135нче янгын часте һәм Ульяновка авылы янгын-коткару хезмәткәрләре Яңа Элмәле авылында янган мунча сүндерергә барганнар. Күтәмәдәге ПСЧ-73 аерым постына хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 12 февральдән 18 февральгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсендә 22 хәбәр теркәлгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, имгәнүчеләр юк, аварияләр барысы да - матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 94 очрагын ачыклаган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

"Арсенал" операциясе барышы вакытында Чирмешәндә берәүдән кечкенә калибрлы винтовкага сугыш кирәк-яраклары алынган.

Лашманда бер кибетче алкоголь продукциясе сату кагыйдәләрен бозган. Ә Тукай авылы кешесе өйдән суррогат алкоголь саткан өчен җавап бирәчәк.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 49 чакырту теркәлгән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, 10 кеше көнкүрештә имгәнгән, ОРВИ белән авыруның берничә очрагы бар. Күпчелек чакыртулар - хроник авырулар янына.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 20 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы ике кеше җавап бирәчәк кеше һәм закон законсыз алкоголь саткан өчен

2
X