Чирмешән районы прокуратурасы балаларны тукландыруда җитешсезлекләргә тап булган
Прокуратура һәм Роспотребнадзор белгечләренең бергә үткәрелгән тикшерүләре вакытында районның өч мәктәбендә һәм биш балалар бакчасында балаларны тукландыру кагыйдәләренең бозылуын ачыклаганнар.
-Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең кайберләрендә хезмәткәрләрнең медицина тикшеренүенә, ризык әзерләү технологиясе процессларының тиешенчә үтәлмәвенә, складларда тиешле үлчәү җиһазларының булмавына, аш-су өчен савыт-сабага һәм башкаларга кагылышлы җитешсезлекләр ачыкланды, - ди район прокуроры урынбасары Айназ Газизов.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге учреждениеләргә 8 представление ясалды, 5 җитәкчегә карата административ хокук бозулар хакында эш кузгатылды. Алар Роспотребнадзорның Татарстан буенча Нурлат территориаль бүлегенә җибәрелгән.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев