Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында балалар лагерьларда да ял иттеләр, эшләделәр дә

Район прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында балаларның җәйге ялын оештыру һәм яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Җыенда шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы эшләргә нәтиҗә ясалды. Җәйге чорда районның мәшгульлек үзәге аша 54 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Үзәк...

Район прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында балаларның җәйге ялын оештыру һәм яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Җыенда шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы эшләргә нәтиҗә ясалды.

Җәйге чорда районның мәшгульлек үзәге аша 54 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Үзәк белән "Щит" җәмгыяте, Чирмешән урман хуҗалыгы, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре", шәхси эшмәкәр "Нуруллина А.М.", "Ибәтуллин Ф.В." крестьян-фермер хуҗалыгы аеруча актив хезмәттәшлек иткәннәр. Яшүсмерләр урман питомнигында эшләгәннәр, район үзәге һәм авыл җирлекләре урамнарын төзекләндергәннәр, терлекләр караганнар.

Райондагы "Кояшлы" лагеренда - 185, 13 мәктәп яны лагеренда 485 бала ял иткән. Ата-анасыз калган 13 бала, тәрбиягә алынган һәм күп балалы гаиләләрдән - 5, авыр тормыш хәлендә калган 17 бала республиканың башка лагерьларында кызыклы ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытканнар.

"Кояшлы" лагеренда полиция хезмәткәрләре тарафыннан профилактик чаралар, әңгәмәләр даими үткәрелгән. Күмәк тырышлык нәтиҗәсе буларак, балаларның ялы тыныч, хокук бозуларсыз узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы кеше һәм закон