Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесенең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаганнар

13-20 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан 4  эш кузгатылган.

01 Районның янгын-коткару хезмәтләре өчен узган атна тыныч булган, аларга ут бәла-казалары хакында хәбәрләр кермәгән. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 13-20 декабрьдә район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан 4  эш кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Билгесез адәм, алдап, Чирмешән кешесенең банк картасыннан 12 мең сум акчасын урлаган.

17 декабрь көнне район үзәк больницасына билгесез матдә кулланганнан сөң хәлләре начарайган яшүсмерләрне китергәннәр. Соңыннан мәгълүм булганча, әлеге матдә никотинлы “конфет”-снюс булып чыга. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Билгесез кешеләр Түбән Кәминкә авылы буасыннан 19 метр озынлыкта тимер торбаны казып алып кискәннәр. Бу эштә шикләнелгән затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 33 чакырту һәм 25 мөрәҗәгать теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, биш кеше салкын тидереп ОРВИ белән авырган, бер инфаркт очрагы булган. Күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына.

04 Район газ хезмәтенә бер атнада 30 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Заявкаларның барысы да газ мичләрен һәм плитәләрен төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев