Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән "инвалидлары" пенсиясез калган

Чирмешән район суды 47 яшьлек Ислам Нотфуллинга, 30 яшьлек Лилия Нотфуллинага, "Татарстан Республикасы буенча Баш медик-экспертиза бюросы"ның 36нчы филиалы экс-белгече, 42 яшьлек Венера Йосыповага, "Татарстан Республикасы буенча Баш медик-экспертиза бюросы"ның Яр Чаллы шәһәрендәге бинасы коменданты, 46 яшьлек Наил Мәхмүтовка һәм Чирмешән район үзәк больницасы шәфкать туташы, 50 яшьлек Рәмзия Шәрифуллинага...

Чирмешән район суды 47 яшьлек Ислам Нотфуллинга, 30 яшьлек Лилия Нотфуллинага, "Татарстан Республикасы буенча Баш медик-экспертиза бюросы"ның 36нчы филиалы экс-белгече, 42 яшьлек Венера Йосыповага, "Татарстан Республикасы буенча Баш медик-экспертиза бюросы"ның Яр Чаллы шәһәрендәге бинасы коменданты, 46 яшьлек Наил Мәхмүтовка һәм Чирмешән район үзәк больницасы шәфкать туташы, 50 яшьлек Рәмзия Шәрифуллинага карата җинаять эшен карады.

Ниндиерәк роль уйнаганнарына һәм катнашу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, алар ришвәтчелектә арадашлык итүдә (РФ Җинаять кодексы, 29/.1 маддә, 1 өлеш), берничә зат тарафыннан алдан килешеп һәм кешегә шактый зур зыян салып эшләнгән мошенниклыкта (РФ Җинаять кодексы, 159 маддә, 2 өлеш), вазифаи зат тарафыннан арадашчы аша шактый зур күләмдә ришвәт алуда (РФ Җинаять кодексы, 290 маддә, 2 өлеш), хезмәт урыныннан файдаланып, берничә кеше алдан килешеп, гражданинга шактый зур зыян салып эшләнгән мошенниклыкта (РФ Җинаять кодексы, 159 маддә, 3 өлеш) гаепле дип табылдылар.

Судта ачыкланганча, 2013 елның октябреннән 2014 елның сентябренә кадәр вакыт эчендә әлеге җинаятьчеләр физик мөмкинлекләре чикле гражданнардан, инвалидлык буенча пенсия ясатуда ярдәм итәбез дип, 30дан 100 мең сумга кадәр акча алганнар. Районның 25 кешесе аларның корбаны булган һәм акчасыз да, пенсиясез дә калган.

Тиешле документларны рәсмиләштергәннән соң инвалидлык буенча пенсия алырга хокуклары булган 17 инвалид та алданган.

Әлеге вакыт эчендә Йосыпова арадашчы булып эш иткән Нотфуллин аша ике тапкыр ришвәт алган. Нотфуллин белән Мәхмүтов үз гаепләрен танымаганнар. Йосыпова, Шәрифуллина һәм Нотфуллина - өлешчә.

10 мартта әлеге җинаять эшен Татарстан Республикасы Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе карады. Чирмешән район судының хөкем карары өлешчә үзгәртелде.

Суд аларны бу җинаятьләрне эшләүдә гаепле дип тапты, Нотфуллинны 2 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-сөргенгә, Йосыпованы 3 ел да 3 айга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.

Мәхмүтов 1 ел да 6 ай сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде, җәзаны үтәүдән амнистия буенча гына котылды.

Нотфуллина белән Шәрифуллинаның җинаятьләре амнистия турында акт үз көченә кергән көнгә кадәр эшләнгән булу сәбәпле, аларга карата җинаять эшләрен суд туктатты.

Зыян күрүчеләрнең гаеплеләрдән 2 миллион сумнан артык сумманы кайтарып алу турында дәгъва канәгатьләндерелде.

Юрий Иванов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined