Чирмешәндә яшәүче бер ханымның исеменә, элеккеге телефон номерын файдаланып, банк картасы рәсмиләштергәннәр һәм шуның буенча 90 мең сум акча алганнар. Әлеге эш буенча тикшерү бара.
Гомумән, 17 – 23 апрель көннәрендә Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән.
Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 18 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте булган, өчесе дә – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Нет комментариев