"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
ТР Дәүләт Советында “Ватанга хезмәт итү – изге эш” Парламент дәресе – 2025 кысаларында республика күләмендәге бәйге җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Алар арасында безнең район укучылары да бар.
Районның ДАИ хезмәткәрләре 18 апрель кичендә автотранспорт белән салган хәлдә идарә иткән ике кешене тоткарлый, аларның берсе – хатын-кыз.
Чирмешәндә яшәүче бер ханымның исеменә, элеккеге телефон номерын файдаланып, банк картасы рәсмиләштергәннәр һәм шуның буенча 90 мең сум акча алганнар. Әлеге эш буенча тикшерү бара.
Май ае башыннан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытлары үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Иске Элмәле авылыннан элеккеге физкультура укытучысы Петр Малый өч трактор, ике мотоблок җыйган һәм күп кенә хуҗалык эшләре җайланмалары әмәлләгән кеше. Беренче тракторын ул 1978 елларда ук ясаган.
Татарстан Республикасында чәршәмбе, 24 апрельдә, аномаль эссе һава торышы сакланачак.
0