Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Арадашчы булырга

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниңипальара бүлеге һәм аның каршындагы Иҗтимагый совет бер-берсенә булышып эшләргә, иң мөһиме - законлылыкның төгәл үтәлешен тәэмин итәргә тиешләр. Иҗтимагый совет полиция бүлеге эшчәнлегенә контроль функциясен үтәячәк. 2013нче елга расланган план буенча байтак чаралар үткәрү күздә тотыла. Шушы көннәрдә әлеге совет кабат утырыш уздырды. Совет рәисе Әмир...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниңипальара бүлеге һәм аның каршындагы Иҗтимагый совет бер-берсенә булышып эшләргә, иң мөһиме - законлылыкның төгәл үтәлешен тәэмин итәргә тиешләр.


Иҗтимагый совет полиция бүлеге эшчәнлегенә контроль функциясен үтәячәк. 2013нче елга расланган план буенча байтак чаралар үткәрү күздә тотыла.

Шушы көннәрдә әлеге совет кабат утырыш уздырды. Совет рәисе Әмир Могыйзовның 2012нче ел йомгаклары буенча чыгышында билгеләп үтелгәнчә, былтыр тулаем республика күләмендә уңай, яхшы күрсәткечләргә ирешелсә дә, проблемалар шактый. Алдагы, 2011нче ел белән чагыштырганда, талау, автотранспорт куып китү, хулиганлык очраклары күбәйгән. 305 җинаятьнең 34се ачылмаган. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны да үсештә.

Дөрес, полициягә эш тә күп, хәзер Яңа Чишмә районы да безнең бүлек җаваплылыгында. Бүлектә, районда, берничә сотрудник урыны вакантлы икән. Әйтик, югары белемле юрист кирәк.

"Чирмешән" муниципальара бүлеге эшчәнлеге, билгеле, бик күп параметрлар буенча бәяләнә. Полиция хезмәткәрләре экстремизмга, террорчылыкка, наркотиклар куллануга, таратуга каршы көрәшергә, читтән килүчеләрне контрольдә тотарга, юл хәрәкәте иминлеген сакларга, бәйрәмнәрдә уяу булырга, җинаятьләрне, законсыз гамәлләрне кисәтү хакында онытмаска бурычлы. Моннан тыш мәгълүмат чаралары белән актив эшләү совет эшчәнлеге хакында да халыкка җиткерү файдага гына булачак. Сүз уңаенда, хокук саклаучылар хезмәте буенча сораулар туса, әлеге советка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined законлылыкның төгәл үтәлешен тәэмин итәргә