Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Амнистиягә эләгеп котылган

Чирмешәндә җәзалар үтәтүченең чүт кенә үзен утыртмаганнар. Әлеге хезмәткәргә карата җинаять эше кузгатылып, аны хезмәт вазыйфаларын арттыруда гаепләделәр. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан республикасы буенча Чирмешән районындагы инспекциясен җитәкләгән Ләйсән Хәммәдиева "Шушма" җәмгыятенең рәсми документларына ялган мәгълүматлар кертә. -Ул төзәтү эшләренә хөкем ителүченең хезмәте хакында белә торып дөрес булмаган...

Чирмешәндә җәзалар үтәтүченең чүт кенә үзен утыртмаганнар. Әлеге хезмәткәргә карата җинаять эше кузгатылып, аны хезмәт вазыйфаларын арттыруда гаепләделәр.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан республикасы буенча Чирмешән районындагы инспекциясен җитәкләгән Ләйсән Хәммәдиева "Шушма" җәмгыятенең рәсми документларына ялган мәгълүматлар кертә.
-Ул төзәтү эшләренә хөкем ителүченең хезмәте хакында белә торып дөрес булмаган исәп-хисап мәгълүматлары тутыра,- ди Чирмешән районы прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Хәммәдиеваның закон бозып эш итүе аркасында, җинаять кылган өчен хөкем ителгән кеше үтәргә тиешле җәзасыннан законсыз рәвештә азат ителә. Бу, үз чиратында, дәүләт хакимиятенең авторитетына тап төшерә.
Ләйсән Хәммәдиевага карата кузгатылган җинаять эше Россия Конституциясенең 20 еллыгы белән бәйләп игълан ителгән амнистия уңаеннан туктатылган. Әмма хезмәткәрне эшеннән алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан