Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Акчаны «куркынычсыз счеттан» урлаганнар

Райондашыбызның 342 мең сум акчасы июнь башында, үзен  банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез адәм белән телефон аша сөйләшкәннән соң “югала”. Теге кеше әлеге хатын-кызга акчасын “куркынычсыз счетка” күчерергә киңәш иткән.

Нәкъ бер көннән соң мошенниклар районнан тагын бер тиз ышанучан кешенең банк картасыннан 15485 сум акчасын урлыйлар. Ике очракта да җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 3-9 июнь көннәрендә район полиция бүлегенең дежур частенда 34 хәбәр кабул ителгән. Полициянең участок уполномоченныйлары 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә зыян күрүче бар, калганнары - матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы ачыкланган, өч йөртүчегә транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

билгесез затлар Кызыл Яр авылы кешесе хуҗалыгыннан үлән чапкыч – триммер урлап чыкканнар, матди зыян күләме - 5 мең сум. Караклар Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның түбә өчен дигән өч “конек” калаена һәм алюминий флягасына да кызыкканнар. Бу уңайдан тикшерүләр бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев