Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 20 яшьлек ана, елавыннан туеп, баласын кыйнап үтергән

    Волгоград өлкәсендә 20 яшьлек хатын кечкенә улын үтергән өчен җавап тотачак.

    Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, хатынны баланың бертуктаусыз елап йөрүе туйдырган булган. Әни кеше узган елның җәеннән көзенә кадәр сабыен кыйнап торган. Ә чираттагы кул күтәрүдән соң бала сентябрь аенда үлгән.

    Реклама

    Баланың үлеме турында полициягә хатынның бергә яши торган ире хәбәр иткән. Башта хатын улын егылды дип сөйләгән, соңыннан үз гаебен таныган.

    Тикшерү эшләре тәмамланган, хатын сак астына алынган, материаллар хөкем карары чыгару өчен судка тапшырылган.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: