Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Коллектив – таяну ноктасы

14 февраль - Гашыйклар көне алдыннан районның ике иҗтимагый оешмасы - инвалидлар җәмгыяте һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләреннән бер төркем чирмешәнле Шенталаның социаль-тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Нина Власовадан "Бер күрүдә гашыйк булу" дигән мәдәни чарага чакыру алган иде. Газета укучылар гаҗәпләнмәсен, әлеге махсус учреждениедә өлкәннәр өчен мондый очрашулар еш оештырыла....

14 февраль - Гашыйклар көне алдыннан районның ике иҗтимагый оешмасы - инвалидлар җәмгыяте һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләреннән бер төркем чирмешәнле Шенталаның социаль-тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Нина Власовадан "Бер күрүдә гашыйк булу" дигән мәдәни чарага чакыру алган иде. Газета укучылар гаҗәпләнмәсен, әлеге махсус учреждениедә өлкәннәр өчен мондый очрашулар еш оештырыла.


Безнең бу дуслыгыбыз күптәннән килә. Валентина Кандрова исемендәге "Ветеран" рус җырлары ансамбле Шентала төбөгендәге чараларга күп тапкыр чакырылды. Күршеләр үзләре дә безнең бәйрәмнәрдә еш кунак булалар. Нина Юрьевна коллективының оештыручысы, режиссеры һәм алып баручысы да. Шенталаның үзәгендә зур булмаган ике катлы бинада урнашкан бу социаль-мәдәни комплекста оештырылган бәйрәм программасыннан да бигрәк, пенсионерларга карата никадәр зур игътибар күрсәтүләре белән күңелгә хуш килде. Монда беренче катта гардероб, социаль ярдәм күрсәтү буенча белгеч кабинеты, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һәртөрле көнкүреш җайланмаларыннан файдалану өчен инструктаж бүлмәсе урнашкан. Әйберләрнең кайберләре прокатка да бирелә. Янәшәдә генә - бильярд залы. Икенче катта административ кабинетлардан тыш психолог кабинеты, зур актлар залы, шунда ук - халык иҗаты эшләнмәләреннән күргәзмә-музей, аннан китеп артистлар, ашау-эчү бүлмәләре, тренажер залы һәм башкалар урнашкан. Кешеләр үзләренә уңай вакытта бирегә килеп, аралашалар, вакытларын яраткан шөгыльләре белән уздыралар. Кыскасы, бер-берсе белән күрешеп, тормыштан ямь табып яшиләр. Олыгайгач инде күбесе парларын югалткан. Ялгызлар да, парлылар да монда үз өйләренә килгән кебек киләләр, проблемалары турында сөйләп, "эчләрен бушаталар", җылы сүзләр, киңәшләр тыңлап, күңелләренә тынычлык табалар. Сер түгел, кайбер туганнар да картларга кирәкле игътибарны биреп җиткермиләр, ә менә мондый дус коллектив тормышка кызыксынуын югалткан кешегә "таяну ноктасы"на әйләнә.

Бәйрәм ахырында чәй өстәле янында бер ир-ат болай диде: "Мин тормышта бөтенләй ялгыз калдым, ә монда минем дүрт кыз һәм ике ир туганым бар - менә алар". Һәм ул үзе белән бергә ансамбльдә җырлаган кешеләрне күрсәтте.

Бу үзәктә теләүчеләрне Чирмешәндәге бассейнга алып килү дә оештырылган. Шулай булгач, әлеге үзәккә йөрүчеләрнең саны ел саен арта баруы бер дә гаҗәп түгел, алар биредә үзләрен тулы хуҗа итеп тоялар. Хушлашкан вакытта күпләрнең бик үк сәламәт булмавына да игътибар иттек. Ләкин бүген барысының да йөзендә елмаю балкый, шундый төр кайгыртучанлыкны соцпакетка керткән миһербанлы адәмнәр адресына ихлас рәхмәт сүзләре яңгырый иде.

Чирмешәнгә кайткан вакытта фикерләребез, тәэсирләребез белән уртаклаштык, үз авыруларына бирешмәүче, актив тормыш позициясендә торган кешегә картлыкта нәкъ менә шундый, икенче өй кирәк, дигән нәтиҗә чыгардык. Пенсионерларның ял итү үзәге яки өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге (ничек атасаң да ярый) һәр авылда һәм шәһәрдә кирәк. Аны медицина процедуралары кабинеты, психологик бушану бүлмәсе, фитнес-зал, тренажерлар белән җиһазландырырга була. Әлбәттә, килүчеләрне профессиональ, киң күңелле һәм кайгыртучан персонал каршы алырга тиеш. Гаилә әгъзаларының кайгыртучанлыгы белән бергә җәмгыятьнең өстәмә игътибары кешенең гомерен озайтырга сәләтле.

Өлкәннәр бәйрәмендә генә түгел, теләсә кайсы көндә, хезмәт ветераны һәм инвалидка гына түгел, ә гади пенсионерга да икенче өйнең ишекләре ачык булсын. Чирмешәндә өлкән кешеләрнең күбесе эчтән генә шушы хыял белән яши.

Мәрьям Дәүләтшина, Ирина Митяева,

Валентина Меркулова, Евдокия Васильева.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined күршеләр коллектив