Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Бәрәңгене ничек сакларга?

Сентябрь яхшы һава шартлары белән сөендерә, көннәр җылы, коры тора. Шунлыктан күп кеше бакчаларында бәрәңгене алып бетерде дә. Узган атна шимбәсендә Чирмешән лицеенда хәтта дәресләрдә булмады, укучыларга “икенче икмәк” алырга көн бирделәр. Уңыш та бит, узган елдагыга караганда, күбрәк чыга, диләр.

Ә сездә ничек, бәрәңгегез уңдымы?

Мәдинә Чанышева, Чирмешән: - Мин тәҗрибә үткәрергә яратам. Бәрәңгене күп утыртмыйбыз, ләкин ел саен диярлек мин бу эшне төрләндерәм. Хәзер бит Интернетта әллә никадәр киңәшләр, ысуллар табып була. Узган елны бәрәңгене салам белән каплап үстердем, ул чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми, дым саклый. Быел һәрбер чокырга көл, ашлама салып, су сибеп калдырдым, үсентеләр чыкканчы өеп тә куйдык. Бу турыда да Интернетта укыдым. Уңыш булды, тик көтелгәнчә түгел.

Евдокия Плотникова, Нагорный: - 60 чиләк утырттык - 220 чиләк алдык. Ике көндә җыеп бетердек. Бәрәңге эре, хәер безнең уңыш ел саен яхшы була. Мал күп асрыйбыз, бакчага тирес кертеп торабыз. Аннан соң без орлыкка эре бәрәңге калдырабыз, яз көне аны яртыга бүлеп чәчәбез, яхшы орлыктан, уңыш та яхшы була.

Илназ Мөхетдинов, Иске Кади: - Өч бакча бәрәңге чәчкән идек, алып бетердек. Гаиләбез зур, шәһәрдә яшәүче туганнар белән бергә эшләдек. Көрәк белән чәчтек, мотоблок белән казыдык. Бер бакчада ваграк булды, калганнарында яхшы. Быел җәй матур килде, яңгыр да, җылы да булды. Бәрәңгенең сабаклары да корымады, яшел килеш чабып алдык.

Фәрит Галимов, Түбән Чегодай: - Без 20 сутый тирәсе бакчага бәрәңге утырткан идек. Безнең авылда бакчалар зур.Трактор белән чәчтек, мотоблок белән казып алдык. Уңыш яхшы, бәрәңге эре.

Уңышны җыеп алдык, әмма аны кыш чыгартырга, саклыйсы да бар бит әле. Әлеге мәсьәлә уңаеннан "Россельхозцентр" учреждениесенең Чирмешән филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов үз киңәшләрен бирде: 

- Иң мөһиме - бәрәңге коры базда сакланырга тиеш. Орлыкка һәм ашарга дигән яшелчәне аерым салырга кирәк. "Вытяжка"сыз да булмый - ул да кирәк.

Бәрәңгенең өстен япмаска киңәш итәр идем - ул тере организм, сулап торырга тиеш. Аннан черегәннәре дә күренми: аларны аралап тору шарт. Соңгы вакытта бәрәңгене күпчелек базда капчыкта килеш саклый. Минемчә, мондый ысул үзен аклый. Болай иткәч, төшергәндә дә, чыгарганда да ансат. Аннан соң бәрәңгенең кабыгы да суелмый. Капчыкларның өстен генә ачып куярга кирәк.

Базда оптималь температура +1, +3 градус булса яхшы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев