Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районында яшәүче ханым химикатларның сәламәтлеккә зыян китерүе хакында кисәтә

Якташыбыз Фирдәвес Галиева кырларга самолеттан химикатлар сиптерү сәламәтлегебезне зарарлый дип саный.

- Безнең Чирмешән” район газетасындагы   “Узган елны районда 88 кешегә инсульт диагнозы куелган” дигән хәбәр күпләрне тетрәндергәндер, мөгаен. Бер  ел эчендә шулкадәр кеше сафтан чыксын әле! Димәк, минемчә, кырларга самолеттан агулы химикатлар сиптерү, башка кайбер фактлар үз эшен эшләп тора, - ди Урманасты Үтәмештән Фирдәвес Галиева. – Безнең авылда гына да халыкның, аз дигәндә,  50 баш-оя умартасы  үлде.  Инвесторларда кеше кайгысы юк, табыш кайгысы гына икән фикер туды: һичкем  килеп гафу үтенмәде, кешеләрнең югалткан чыгымнарын капламады.

Укучыбыз фикеренчә, һәрберебез химикатлар сиптерелгән шушы һаваны сулый, үсемлекләргә эләккән агу хайваннарга, кешегә дә ирешә.   

- Ашаган ризык, сулаган һава, эчкән сулар нинди, чистамы? Бу турыда һәркем уйланырга тиеш, - дип яза Фирдәвес ханым. - Ә инвесторны тыңласаң, самолеттан химикат сиптерүчеләр гаепле икән, чөнки самолетлар һәртөрле СанПин нормаларын бозып очалар, сиптерәләр. Ә кем ул көнбагышларны авылларга терәп чәчә, монысы кем гаебе белән?! СанПин нормалары буенча, умарта булган җирдән 5 чакрым арада һичнинди химикат сиптерү булмаска тиеш, химик препаратлар сиптерүле кырлар авыллардан аз дигәндә 2 чакрым ерак торырга тиеш! Димәк, безнең районда кырларга  самолеттан химикатлар сиптерүне туктату кирәк, чөнки авыллар арасы бик якын. Мәсәлән, Урманасты Үтәмеш белән Иске Үтәмеш арасы нибары 5 чакрым, тоташ кыр. Самолет СанПин чикләрен боза,  бозачак, әлбәттә! Узган елны август ахырында инвестор самолетлары авылга 4 көн рәттән очып килеп, авылга терәлгән кырларны капчыктан он сипкән сыман “эшкәрттеләр”.

Фирдәвес Галиева хатында тагын мондый юллар бар: ”Район газетасында болай язылган: “Соңгы 10 елда район халкы 2735 кешегә азайган...”. Ел саен уртача 273 кешегә кимибез икән бит.  Бу үсеш түгел, бу юкка чыгу башы. Хәлләр болай гына барса, район халкына бер гасыр эчендә тулаем юкка чыгу яный, чөнки туучылар “китүчеләр”гә караганда берничә тапкыр азрак.

Җәннәтнең бер почмагына тиң гүзәл Чирмешәнебезне сәламәт яшәү урынына әверелдерү - үзебез һәм киләчәк буын каршындагы иң төп  бурычларның  берсе. Район җирләрен самолеттан агулауларны  туктату,  тирә-юньгә озак һәм начар тәэсирле химикатларны кырларда куллануны, гомумән, тыю, районда экологик халәтне җәмәгатьчелек күзәтүенә тапшыру  буенча якын арада кискен чаралар күрелергә тиеш”.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев