Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Вәли белән Рәшитне никахлаштырмыйк

    Дөньяда глобаль җылыну процессы башланды диләр. Җир шары җылына, кышлар бетә, диңгез-океаннар үз ярларыннан чыгалар имеш. Барысы да кайгыра, аны туктатырга тырыша. Төрле дәүләтләр һәм оешмалар җыелып шушы җылынуга каршы көрәшү ысулларын эзлиләр. Кемнәр диңгездә йөзүче нефтьчеләр белән көрәшә, кемдер кара төтен чолгап алган заводларны ябу турында хыялланып йөри. Кайчакта...

    Дөньяда глобаль җылыну процессы башланды диләр. Җир шары җылына, кышлар бетә, диңгез-океаннар үз ярларыннан чыгалар имеш. Барысы да кайгыра, аны туктатырга тырыша.


    Реклама

    Төрле дәүләтләр һәм оешмалар җыелып шушы җылынуга каршы көрәшү ысулларын эзлиләр. Кемнәр диңгездә йөзүче нефтьчеләр белән көрәшә, кемдер кара төтен чолгап алган заводларны ябу турында хыялланып йөри. Кайчакта боларның гамәлләре көлке күренә, ләкин тирә-юнь чыннан да үзгәрә, шәһәр һәм авыл халкы моны күреп торалар.

    Шуны онытырга ярамый, бу глобаль процесслар шулай ук җәмгыятьтә дә чагылыш таба. Бүген яшьләргә мәйданга чыгып сугышу, шәһәрне җимерү, урам уртасында хайван шикелле зина кылу берни тормый. Хәзер яңа гасыр балаларының фикерләре, рухи кыйммәтләре бөтенләй үзгәрде. Барыбыз да бу әхлаксызлыкны күрәбез, кем гәҗиттән укып, кем телевизордан карап, кем тәрәзәдән күреп моңа шаһит була. Гомумән алганда, җир шары халкы үзенең җәмгыяви фикерен яңарта, үзгәртә. Аңа элеккеге консерватив фикерләр, киртәле гадәтләр ошамый, бернәрсә белән дә чикләнмичә яшисе килә. Бу яңа гасыр, монда яңа кешеләр...

    Бу яңача үзгәрүләр арасында төрле мәгънәсезлекләр еш очрый. Аларның кайберләре кешене табигый кысаларыннан чыгаруга өнди. Шул яңалыкларның берсе гомосексуализм дип атала. Ягъни, гадирәк иттереп әйткәндә, ир-атларның бер-берсе белән гаилә корып, җенси тормышта яшәүләре. Кемгәдер бу эш яңа дөньяның нормасы булып күренергә дә мөмкин, ләкин күбесенә, бигрәк тә Рәсәй халкы өчен, бу акылга сыймаслык хәл. Европалылар фикере буенча без, Рәсәй халкы, "модадан, заманадан артта калучы" халык. Әйе, бәлки без алар шикелле алга китмәгәнбездер, ләкин заманадан артта калмыйм дип бозыклык юлына басу нормаль күренеш түгел.

    Ислам һәм православие диннәренең гомосексуаллыкка карашлары бик тә катгый. Ике диндә дә изге китапларда шушы мәсьәлә буенча Лут пәйгамбәрнең мисалын китерәләр. Ул яшәгән Содом шәһәрендә ир-атлар бер-берсе белән зина кылып тормыш күргән. Аларның җирлегендә бу ямьсез гадәт гомуми җәмгыять фикеренә (общественное мнение) норма буларак керә, ә хатыннарын алар теләмичә генә, нәсел дәвам итү ниятеннән генә тоталар. Хәтта аналар, хатыннар да бу бозыклыкка чик кую өчен көрәшмиләр. Соңрак кылган кәбахәтлекләре өчен бу шәһәр юкка чыгарыла.

    Ислам динендә бу олуг гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһи-ссәлам) әйтте: "Аллаһының ләгънәте булсын шул ир-атларга, кайсылары хатын-кыз сыйфатларын кабатлап аларга охшаш булырга тырышалар һәм шул хатын-кызларга, кайсылары ир-атларга охшаш булырга тырышалар. Аларны өйләрегездән, авылларыгыздан куыгыз!".

    Бүгенге көндә исә гомосексуаллар Европа һәм Америка җирләрендә бөтенләй чәчәк атып яшиләр. Шәһәрләр уртасында "гей-кварталлар", ташландык авылларга күченеп "гей-авыллар" оештыралар. Әйе, берәүгә дә сер түгел, шушы яңа төркемнәр миллионлаган кешеләрне туплап, вәгазьләп халыкларның милли һәм дини мирас вә гадәтләрен юкка чыгаралар.

    Мондый үзгәрешләр әкренләп кенә татар халкына да килергә мөмкин. Чөнки һәрбер кешенең йөрәгендә дин белән тулып торырга тиешле урыны бар, ә күп яшьләребезне күңелендә бушлык. Шушы вакуумны тутыру өчен татар егетләре-кызлары дини һәм милли гадәтләрен онытып, океанның теге ягындагы ырым-шырымга ышана. Яшьләребез киносын да, сериалын да, гайбәтен дә, начар гадәтләрен дә үзләренә сеңдерә.

    Ләкин "әйе, бу начар" дип сөйләү генә мәсьәләне хәл итмәс. Монда ил башлыкларының барлык дини оешмалар белән тиңдәш фикергә килеп, махсус пропаганда алып баруны оештыруы кирәк. Аллаһ сакласын, Вәли белән Рәшит мәчеткә килеп: "Мулла бабай, безгә никах укыгыз әле" дип әйтер заманнар килмәсен дисәң, бу мәсьәлә буенча илкүләм зур көрәш алып бару сорала.

    Хабир хәзрәт Ханов,

    Чирмешән мәчете имамы, район мөхтәсибенең урынбасары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: