Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза тоту ашау-эчүдән тыелу гына түгел

“Ураза – асылда, кояш чыкканнан батканчыга кадәр ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тагын бер тыелу турында онытырга ярамый. Гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим.

Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр.

Ул тыюлар безнең өйдә генә түгел, кесәләрдә дә йөри. Кесәдән алып, Интернетка кереп, хәрам карыйбыз, укыйбыз, тыңлыйбыз. Бүген дөнья болар белән тулды. Шуңа да уразабызны ничек саклау хакында уйланырга тиешбез.

Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма вакыт узсын, дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә хәрамгә катнашырга, хәрам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ. Берсен тотып, башкасын тотмасак, ураза дөрес булырмы? Әҗер-савабы, бүләге булмаса, ни эшләрбез?

Тыелуны бозып, кеше үз гамәленең әҗерен үзе бетерә. Тавыш чыгарсак, начар сүзләр сөйләсәк, әҗер-савапсыз калуыбыз бар. Шуңа күрә мөселман кешесенең бурычы – уразасын саклау.

Уразаны саклауның бер юлы – гөнаһлы гамәлләрдән ерагаю ул. Мәсәлән, гайбәт сөйләүче янында тормау. Хәтта сине әрләүче, сүгүче булса да, сиңа “мин уразада” дип әйтү җитә.

Рамазанга әзерлек кысаларында бүген барлык социаль челтәрләребезне кирәкмәгән контакт, аккаунтлардан чистартырга тәкъдим итәбез. Эчтәлеге ямьсез булган, файда китерми, яки иманыбызны бозуга китерә торган аккаунтлардан чыгыйк, социаль челтәрләребезне чистартыйк. Файдасыз сериаллардан баш тартып, файдалы китаплар укый башлауны гадәткән кертик”, - дип яза “Дин турында”

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев