Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ризыгыбыз хәләлме?

Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: “Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде”, - ди. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле симереп киткән кешеләр турында бармый, ә күп ашап тазарган кешеләр хакында.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки, даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): “Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә - аш, икенче өлешенә - су, өченче өлешенә – һава” , - диде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тагын: “Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге”, - ди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: “Корсак - авырулар йорты, ашауда чаманы белү - дәваларның нигезе”, - дигән.

“Пәрдә” сүрәсенең 31нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый”, - ди.

“Кем хәләл ризыкны михнәтләр күреп тапса, гөнаһлары кичерелгән хәлдә таң аттыра, Аллаһы Тәгалә аннан разый була”. “Кеше тәнендә хәрамнан кунган ит өчен иң лаеклы урын – җәһәннәмдер”. “Телемнәр, ягъни ашый торган ашамлыгың, хәләл булганда, догаң һичшиксез кабул була.”

Бер заманыбыз табибы: “Күп ашаучы сәламәтлеккә туймас, гомере кыска булыр, аш тәмам сеңеп бетмәстән элек икенче мәртәбә ашамау тиешле, әмма күп ашау урынына саф һәм яхшы су эчү файдалы”, - диде.

“Әгәр тәннәрегезне хәрам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез тәмуг утына ягулык булыр”, - дип яза “Биккол мәчете” төркеме.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев