Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Никахны яңарту кирәкме?

Вакыт-вакыт аны яңадан укытырга кирәк, диләр... Бу, чыннан да шулаймы?

"Минем шундый сорау бар. Никахны яңартырга кирәкме? Апам кирәк, ди. Алар яңадан ире белән никах укыттылар. Вакыт-вакыт яңадан укытырга кирәк, ди. Бу чынлап та шулаймы?"

Әлеге сорау белән дин әһелләренә мөрәҗәгать иттек.

– Никах ул бит кием кебек искерми, яңартуга мохтаҗ түгел. Никах – ир белән хатын-кыз арасындагы шартларына туры китерелгән килешү. Менә шул килешү ул йә бар, яки юк. Никахны яңарту тормышны җанландырып җибәрә торган чара түгел. Бездә халык, сүзгә кереп, аралар салкынаеп аерым яши башлагач, кире кушылырга теләсәләр, никахны яңартыйк, диләр.

Әгәр талак кылынмаса, никахны бетерергә теләп аерылышу мәгънәсенә туры килгән сүзләр әйтелмәсә, никахны яңартырга кирәк түгел. Гаиләдәге тавыш-җәнҗалны чишәр өчен башка төрле ысуллар эзләргә кирәк. Ә инде тавыш купканда талак сүзләре ычкынса, шуннан соң озак вакыт аерым яшәсәләр, менә монда никахны чыннан да яңартырга түгел, ә киредән укытырга кирәк.

Әлбәттә, һәр андый очракка никах укытыр алдыннан бөтен нечкәлекләре белән урындагы казыйга мөрәҗәгать итәсе була. Ул никахыгыз дөресме, дәвам итәме яки тагын никах укытырга кирәкме икәнлеген ачыклап әйтер. Кайвакыт: «Хыянәт иткәч, никах яңартырга кирәкме?» – дип сорыйлар. Зина никахны бозмый, ләкин үзара мөнәсәбәтләрне какшата.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев