Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөшбикә мәчете янында хәзинә эзләделәр

Чирмешәндәге Мөшбикә мөчете узган атнада зур чара үзәгенә әверелде – монда балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрделәр.

Бу бәйрәм кайчан барлыкка килгән, хаҗ, Мәккә, кәгъбә ташы нәрсәне аңлата, Һиндстанда нинди хайван изге санала? Балалар һәм олылар шушы һәм башка сорауларга бергәләп җавап эзләделәр, уеннарда катнаштылар, хәтта урам яктагы бер почмакта җәядән ук аттылар.

Райондагы авыллардан да килгән 130 бала, кырыклап әти-әни, әби-бабай катнашкан бәйрәмдә Африкадан, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Париж кешеләре дә бар иде. Билгеле,  безнең якташлар ул җирдәге мәмләкәтләрдә яшәүчеләр сыман киенгәннәр, аларның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнгәннәр. Күп белү зыянга түгел, малайлар һәм кызлар да болар хакында күп мәгълүмат алдылар. Алай гына да түгел, әлеге чара өчен махсус китерелгән батутта рәхәтләнеп сикерделәр, аш-судан авыз иттеләр. Тәмле пылау, татлы торт барысына да ошады, әле юлга күчтәнәч пакет та бар иде.

-Бик матур бәйрәм, - диде монда оныгы Раян белән килгән Әкъдәс Минхәеров. – Балалар яхшылык, динебез, иманлылык, әдәплелек турында ишетеп, күреп китәләр. Аларны яшь вакыттан ук тәрбияләү мөһим. Безгә, олыракларга да зур бурыч йөкләнгән – тәрбияне үзеңнән башларга кирәк, дип дөрес әйтәләр.

Мөшбикә мәчете имамы Хәбир Ханов әйтүенчә, бүгенге бәйрәм чыгымнарын Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар, Булат һәм Альберт Латыйповлар гаиләләре күтәрешкән, гает сәдакасы да кушылган.

-Чирмешәндә булган бар, әмма әлеге мәчеттә беренче генә тапкыр. Күркәм бина. Төзүчеләренә Ходайның рәхмәте яусын, байлыклары артсын, - диде балалар Корбан бәйрәменә килгән кунак Абдулла Мөхәммәткәрим. Ул Самара өлкәсенең Келәүле, Исаклы, Камышлы районнары мөхтәсибе. Инде 27 ел буе Иске Ярмәктә мәчет имамы икән. Бу эштә 17 яшеннән үк.

Мөхтәсибәтләре 15 мәхәлләне берләштерә, инде биш тапкыр дини Сабан туе оештырганнар. Балалар белән эшләүнең төрле алымнарын кулланырга тырышалар. Быел булачак бәйрәмнәрендә бездә күргәннәрне дә кулланышка кертмәкчеләр.

...Бала бала шул инде. Бер урында озак тормыйлар, аларга гел хәрәкәт кирәк. Озак, күп сүздән тиз туялар. Барысын да аңласыннар дип, чыгышлар, уеннар барышында русча сөйләмгә күчәргә туры килде. Нишләтәсең, заманасы шундый, аның бит, кайберләренең, әти-әнисе, әби- бабасы да татарча белми, мәчеткә сирәк керәләр, дини гыйлемебез бик сыек.

Хәзинә дигәннән, мәчеткә килү, монда оештырылган күркәм мәҗлестә  катнашу, яхшы сүз ишетү үзе үк – зур хәзинә.

фото: автор

Мөшбикә мәчетендә - Корбан бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев