Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әмир мәчетенә төзүчеләр килде

Әмир мәчетенә төзүчеләр килде, биредә зур төзелеш, ремонт башланды.

-Фазыл абый белән туган авылыбыз мәчетен зурайту, матурлау турында күптән хыялланабыз, үз-үзебезгә бу эшне ничек тә башкарырга тиешбез дип бурыч та куйдык, - ди Себердә яшәүче һәм эшләүче эшкуар якташыбыз Миндар Әгъләмов.

Халык дингә тартылсын, гыйлемле булсын өчен иң элек балаларны, яшьләрне укытырга кирәк. Шуңа күрә Әгъләмовлар, өлкәннәр белән киңәшеп, мәчет бинасына янкорма төзергә кирәк тапканнар. Анда укыту класслары, кухня, тәхарәтханәләр, котельный да булачак. Мәҗлесләрне дә төп залда оештыру килешеп бетми.

Төзелеш барышында идәннәрне җылытып ясау, түбәне алмаштыру, ул су, кар үткәрә, бинаны тышлау күздә тотыла. Манара өлеше дә матураячак.

Бу көннәрдә монда янкормага нигез ясыйлар. Моңа кадәр Чирмешәндә Мөшбикә мәчетен төзеткән Әмир егетләре сүзләрен җилгә очыра торганнардан түгел, әйткәнне эшләргә күнеккәннәр. Бүгенге кыен шартларда мондый изге гамәл кыла алулары мактауга гына лаек.

Төзелеш, ремонт эшләрендә мәчет имамы Фәнил Камалов үзе дә бик актив катнаша.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев