Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Лашманда мәчет картлары балаларга тәм-том таратты

Бабайлар исәнлекләре чикле балаларны гына түгел, урын өстендә ятып, беркая чыга алмаган олы буын инвалидларны да онытмаган. Балаларга әзерләнгән 25ләп пакеттан тыш, сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да алар төрле ризыкларны өйләренә үк таратып чыкты. Оештыручыларның берсе, авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бабайлар инде өченче ел рәттән изге гамәл башкара. "Мин бу...

Бабайлар исәнлекләре чикле балаларны гына түгел, урын өстендә ятып, беркая чыга алмаган олы буын инвалидларны да онытмаган. Балаларга әзерләнгән 25ләп пакеттан тыш, сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да алар төрле ризыкларны өйләренә үк таратып чыкты.

Оештыручыларның берсе, авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бабайлар инде өченче ел рәттән изге гамәл башкара. "Мин бу дөньяда ялгыз түгел" дип аталучы программа буенча эшләүче авыл китпханәсе үзе дә әлеге эшләрнең штабына әверелгән дисәң дә була. Физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күргән өчен китапханәне "РИТЭК" компаниясе 161 мең сумлык грант белән бүләкләгән. Шушы акчаларга алган ноутбук, электрон китап, фотоаппарат ише җиһазлар балалар өчен үткәрелүче чараларда кулланыла. Малайлар исә, өстәл футболы, хоккей уйнап та рәхәтләнә. Сәламәтлеге буенча проблемалары булган 25 балага китапханәчеләр флешкалар да өләшкән.
-Авыл мәдәният йортында оештырылган мондый чараларга минем дә баламны еш чакыралар. Кичәләрне ул бик ошатып кайта. Мәчет картларына, мәдәният хезмәткәрләренә әти-әниләр исеменнән бик зур рәхмәт,- ди Мөслимә Җиһангирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман