Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кем ураза тотарга тиеш?

Аллаһның ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яисә югары уку йортларында укуы ураза тотмаска сәбәп булып тормый. Ә кемнәр ураза тотмый?

“Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып саналалар.

Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлекләре булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Әмма маллары булса, фидия бирәләр.

Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “... ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” (“Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе, 185нче аять)”, - дип яза “Дин турында”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев