Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә ислам гүзәллеген балалар сурәтләде

Рәсем ясарга яратучы балалар үзләрен дини темада сынап карады. Чирмешән мәчете игълан иткән бәйгегә алар 50дән артык иҗат җимешләре юлланган. -Бәйгенең аерым җиңүчеләрен билгеләмәдек. Чөнки конкурсантлар арасында үзенә күрә "профессионаллар" - сәнгать мәктәбе укучылары да, андый махсус белем алмаган балалар да бар. Шунлыктан, көч сынашуда катнашкан барлык рәссамнарны да бүләкләдек,...

Рәсем ясарга яратучы балалар үзләрен дини темада сынап карады. Чирмешән мәчете игълан иткән бәйгегә алар 50дән артык иҗат җимешләре юлланган.


-Бәйгенең аерым җиңүчеләрен билгеләмәдек. Чөнки конкурсантлар арасында үзенә күрә "профессионаллар" - сәнгать мәктәбе укучылары да, андый махсус белем алмаган балалар да бар. Шунлыктан, көч сынашуда катнашкан барлык рәссамнарны да бүләкләдек, - ди Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир Ханов.

Корбан бәйрәме уңаеннан үткәрелгән "Ислам гүзәллеге" бәйгечеләрен дини китаплар, видеовәгазьләр, тәм-томнар белән сөендерделәр. Викторина сорауларына оста җавап бирүчеләр хәтта кыйммәтле түбәтәйләргә дә ия булды.

Бу көнне мәчеткә килгән 240 кешене - әти-әниләрне, балаларны корбан ашы белән дә сыйладылар, вәгазь дә сөйләделәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш